+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә - субсидияләр

"Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлыкка ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда агымдагы елда өч агрокомпания 126 млн сум субсидия алган.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә - субсидияләрАвыл хуҗалыгы предприятиеләренә - субсидияләр
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә - субсидияләр
Бу - аларның су сибү системаларын сатып алу чыгымнарының яртысына компенсация.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, «Нерал-Чишмә» һәм «Базы» предприятиеләре, шулай ук Әбҗәлилдән Старцев фермер хуҗалыгы җиһазлар сатып алган һәм тулаем алганда 1,2 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләрен сугаруны оештырган.

Аларның гомум чыгымнары 253 млн сум тәшкил иткән. «Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне әйләнешкә нәтиҗәле җәлеп итү һәм мелиоратив комплексны үстерү» федераль программасы кысаларында Башкортстан аграрийларына чыгымнарның 50 процентын каплыйлар.

"Бүген гидромелиорациягә инвестицияләр- - үсемлекчелектә иң перспективалылары. Шулай гына уңышны корылыктан сакларга мөмкин, бу глобаль климат җылынуын исәпкә алып актуаль. 5 ел эчендә республикада гомум мәйданы 3,5 мең гектар булган гидромелиоратив чаралар буенча тугыз проект гамәлгә ашырылган да инде», — диде авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас