+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Дүртөйледә музей ремонтлана

«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында капиталь ремонт агымдагы елның декабрендә тәмамланачак.

Дүртөйледә музей ремонтланаДүртөйледә музей ремонтлана
Дүртөйледә музей ремонтлана
Федераль проектны гамәлгә ашыру буенча эшләрнең барышы белән Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Алексей Касьянов танышты, ул Дүртөйледә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров кушуы буенча булды.

Биредә тарих-туган якны өйрәнү музеен ярты ел элек "Мәдәният" проектының 28,5 миллион сумнан артык акчасына ремонтлый башлаганнар.

Хәзерге вакытта биредә күргәзмә заллары, хезмәткәрләр кабинетлары яңартылган, инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, җиһазлар сатып алынган. Проектлаучылар фикеренчә, ул заманча һәм концептуаль булачак, шулай ук үзендә күп кенә шәһәр вакыйгаларын туплаячак.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас