+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Үсмерләргә киң мөмкинлекләр ачыла

Илеш районының Үзәк китапханәсендәге иҗади эшчәнлек Русия Президенты гранты белән бәяләнде.

Үсмерләргә киң мөмкинлекләр ачылаҮсмерләргә киң мөмкинлекләр ачыла
Үсмерләргә киң мөмкинлекләр ачыла

Илеш районы авыллары халкы, урындагы җитәкчеләр иртәгәсе көн хәстәрлекләре белән яши. Көнкүрешне тагы да яхшырту өчен матди чыганаклар эзли һәм таба. Әйтик, районда төрле дәрәҗәдәге дистәләрчә программа тормышка ашырыла, аларга нигезләнеп, яңа социаль-көнкүреш объектлары төзелә, булганнары ремонтлана. Шулай ук мәгарифкә, мәдәнияткә җитди игътибар бирелә, социаль өлкәне камилләштерү, укучы балалар һәм яшүсмерләр ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә нәтиҗәле эшләр башкарыла.

Әйтик, былтыр Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Илеш районы оешмасы Үзәкләштерелгән китапханә белән партнерлыкта Президент грантлары фондының беренче конкурсында җиңүче булды. Грант суммасы 495350 сум тәшкил итте. Районның модельле балалар китапханәсе базасында, Русия Федерациясе Президенты грантын кулланып, “Кыюрак бул!” арт-студиясен булдыру буенча проект гамәлгә ашырыла башлады. Үткән елның 10 октябрендә үзенчә­лекле сәнгать студиясе тантаналы рәвештә ачылды, анда 12 инвалид бала һәм сәламәтлек мөмкинлек­ләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре, шулай ук проект волонтерлары катнашты һәм беренче дәресләр башланды. Проект кысаларында мультфильмнар төшерү өчен мультстудия, “Эбру” рәсеме өчен комплектлар сатып алынды. “Эбру” төшенчәсе төрекчәдән (ebri) болытлар дигәнне аңлата, ул — су өстендә рәсем ясау техникасы, аннан соң сурәт кәгазьгә яисә башка каты нигезгә (агач, тукыма, керамика, тире) күчерелә. Дәресләр үткәрү өчен үз көчләре белән китапханә бинасында косметик ремонт та үткәрделәр.
— Сәламәтлеге чикле балалар көндәлек тормышта билгеле бер кимчелекләр белән аерылып тора. Зәгыйфьлек физик, психик яисә сенсор кимчелекләр булырга мөмкин. Шуңа күрә кеше теге яки бу функцияләрне, бурычларны үти алмый. Әлбәттә, физик чикләүләр психологиягә зур йогынты ясый. Гадәттә, инвалидлар изоляциягә омтыла, үз-үзләрен түбән бәяләү, борчылу һәм үз көчләренә ышанмау белән аерылып тора. Шуңа күрә эшне балачактан башларга кирәк, — ди Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Илеш районы оешмасы рәисе Фәвис Гарифуллин.
— Инклюзив белем бирү кысаларында инвалидларның социаль адаптациясенә зур игътибар бире­лергә тиеш. Нәкъ менә алар — әлеге проектның максаты. Арт-студия — инвалид балаларны сәламәт яшьтәшләре арасына социаль адаптацияләү, аларның социаль-коммуникатив, танып-белү, иҗади потенциалын арт-терапия дәреслә­ре аша үстерү өчен мәй­дан­чык. Китапханә атмосферасы үзе үк арт-терапиянең төрле формаларын үткәрү өчен уңайлы. Кече төркем­нәр­дә дәресләр моториканы үсте­рүгә, сөйләм һәм фикерләүне ка­милләштерергә, игътибарны туп­лауга юнәлтелгән. Һәр төркем өчен дәресләр атнага бер тапкыр уздырыла (тәнәфесләр белән өч дәрес). Китапханәчеләрдән тыш, дәрес­ләрне оештыру һәм үткәрү өчен балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать графикасы буенча белгече, балалар иҗаты үзәге психологы җәлеп ителә. Проектны гамәлгә ашыру барышында балаларның эшләреннән (Эбру рәсемнәреннән) күргәзмәләр оештырыла, алар иҗат иткән мультфильмнар һәм театр постановкалары күрсәтелә, — ди Илеш районы үзәкләш­терелгән китапханәләр системасы директоры Айгөл Якупова.
Районда “Кыюрак бул!” арт-студиясе ачылу инклюзия өлкәсендә зур казаныш булды (инклюзия — һәр кешенең шәхси үзенчәлек­лә­ренә карамастан, аны кабул итү һәм хөрмәт итү). Чөнки, беркемгә дә сер түгел, дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан ярдәм күрсәтелүгә карамастан, кешеләр мондый балаларга карата әле бигүк яхшы мөнәсәбәттә түгел һәм тиешле үзәкләр дә юк. Проект инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә карата толерантлыкны үстерү мөмкинлеге бирде.
Шулай ук узган елда “Ргоgгеss” робот техникасы клубын оештыру өчен Үзәкләштерелгән китапханә “Бөтен дөньяда бердәмлек һәм тынычлык өчен” гаиләләр федерация­сенең Башкортстан төбәк иҗтима­гый оешмасы белән берлектә Русия Президенты грантлары фондыннан 496242,86 сум алды. Быел 22 февральдә робот техникасы клубын тантаналы ачтылар.
“Ргоgгеss” робот техникасы клубы — шулай ук, балаларны уңыш­лы социальләштерү урыны, биредә актив гражданлык позицияле коммуникабель шәхес формалаштыру мөмкинлеге бар. Проект “гадидән катлаулыга” принцибы буенча гамәлгә ашырыла. Биредәге механизмнар үрнәкләре балаларга модельләр төзү процессында меха­никаның кайбер төп принциплары белән танышырга мөмкинлек бирә. Балалар биредә мәгълүмат ала, эшкәртә, дөрес һәм мөстәкыйль карарлар кабул итәргә өйрәнә.
Быел Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Илеш районы оешмасы Үзәкләштерелгән китапханә белән партнерлыкта янә “Кыюрак бул! 14+ һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыгы” проектын тәкъдим итеп, Президент грантлары фонды­ның икенче конкурсында җиңүче булды. Грантның күләме 499800 сум тәшкил итте. “Һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыгы” инновация проекты, асылда, “Кыюрак бул!” арт-студиясе проектының дәвамы булып тора. Республика көне алдыннан әлеге проектны гамәлгә кую тантанасы булды. Район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәерт­динов тантанага җыелу­чы­ларны бәйрәм белән тәбрик итте, гомумән, районда тормышка ашырылучы социаль юнә­леш­ле проект­ларның әһәмиятен ассызыклады.
Яңа проект концепциясе — сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге үсмер­ләр өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча функциональ проект. Китап­ханә базасында китапханә белеме, робот техникасы, рәсем һәм мультипликация буенча дәресләр оештырылачак, шулай итеп яшүсмер­ләргә киләчәктә һөнәр сайларга юнәлеш бирергә мөмкин булачак. Дәресләр интерактив элементлар белән кызыклы һәм танып-белү формасында узачак. Проектның шундый үзенчәлеге дә бар: ул да булса — китапханәче һөнәре белән турыдан-туры китапханәдә таныштыру. Проектның бурычы яшьләр­нең игътибарын хезмәт эшчәнле­генең интеллектуаль өлкәсенә юнәлтү. Гомумән, проект заманча һәм кирәкле һөнәрләрнең үзенчә­лекләре белән таныштыручы бер­ничә компоненттан торган һөнәри юнәлеш бирүне күздә тота.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас