- Федераль дәрәҗәдә әлеге объект төзелешен вакытыннан алда башлау турында карар кабул ителде. Бу максатларга быел республика һәм муниципаль бюджетлардан 30 млн. сум финанслау планлаштырыла. Объектны сафка бастыру вакыты - 2024 елда. "Стимул" ярдәмендә торак төзелеше темплары тизләтелә, һәм актив төзелүче бистә өчен автомобиль юллары һәм тротуарлар аеруча мөһим, - дип билгеләп үтте төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.
Исегезгә төшерәбез, республика 2019 елдан бирле «Стимул» федераль программасында актив катнаша һәм эксплуатациягә тапшырылган объектлар саны буенча төбәкләр арасында лидерларның берсе булып тора: программа эшли башлаганнан бирле Башкортстанда 20 объект төзелгән. "Стимул" ярдәмендә төбәктә якынча 3,1 млн. кв. метр торак тапшыру каралган, шуларның 1,9 млн. кв. метры файдалануга тапшырылган.
Фото: pravitelstvorb.ru