Мондый экскурсияләрнең төп максаты: балаларны гомумкешелек мәдәниятенә җәлеп итү, дөньяга карашны, әхлакый башлангычларны, тарихи һәм милли үзаңны үстерү, үз тамырларыңны белү, төрле халыкларның матди һәм рухи мәдәниятенә хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт.
Салават шәһәренең тарих-туган якны өйрәнү музеена 25нче гимназия укучылары килде. Балалар «Башкортстан халыклары этнографиясе» музей экскурсиясен тыңлады.
- Мондый экскурсия өчен музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәр кеше үзенең тамырларын, тарихын, мәдәниятен белергә тиеш. Балаларның урыс һәм башкорт халыклары көнкүрешендәге күп кенә әйберләрне яхшы белүе һәм шуңа күрә экскурсовод сорауларына бердәм һәм дөрес җавап бирүе - бик күңелле күренеш, - диде Салават шәһәренең балалар (яшүсмерләр ) техник иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Әлфия Яһүдина.
Фото: "Башинформ" агентлыгы