

Яңа учреждение Силантьево авылында гына түгел, ә якындагы Мордвиновка һәм Камышенка, Костарева авылларында яшәүчеләрне дә хезмәтләндерәчәк. Силантьево авылының халык саны 503 кеше тәшкил итә, шул исәптән 110 бала.
Бина кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылган, шулай ук электр җылыткыч ярдәмендә кайнар су белән тәэмин ителгән.
Пациентлар һәм медицина хезмәткәрләренең уңайлылыгы, авыруларны кабул итү өчен иркен һәм якты кабинет, процедура, тикшеренү, санузел, медикаментлар саклау бүлмәләре җиһазландырылган.
Авыруларны кабул итәргә тәҗрибәле фельдшер Ирина Дегтярева һәрвакыт әзер.