+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Дөньяның яшь балеты" премиясе - Уфа кызында

Сочида Юрий Григоровичның IX Халыкара "Дөньяның яшь балеты" конкурсы җиңүчеләре арасында Башкортстан кызы да бар.

"Дөньяның яшь балеты" премиясе - Уфа кызында"Дөньяның яшь балеты" премиясе - Уфа кызында
"Дөньяның яшь балеты" премиясе - Уфа кызында



50 катнашучыдан премияне Русия, Әрмәнстан, Казахстан, Беларусь Республикасы һәм Япония вәкилләре алды. Ярышлар ике яшь категориясе буенча уздырыла: кече (19 яшькә кадәр) һәм өлкән (28 яшькә кадәр). Жюри заманча хореография номерларын, классик балет вариацияләрен һәм халык-сәхнә биюен бәяләде. Өч тур нәтиҗәләре буенча кече төркемдә Камилә Солтангәрәева җиңүче һәм I премиягә ия булды. Уфада туып-үскән һәм әле Мәскәү дәүләт хореография академиясе студенты Камилә Солтангәрәеваның бу инде беренче генә җиңүе түгел. Ул «Русиянең яшь талантлары-2023» гомумрусия конкурсы лауреаты булган иде. Узган ел Камилә Солтангәрәева Мәскәүнең Зур театрында күренекле хореограф Юрий Григорович хөрмәтенә халыкара балет артистлары конкурсының III премиясен һәм лауреаты исемен яулады һәм Наталия Дудинская һәм Константин Сергеев фонды стипендиаты булды.

Фото: из личного архива Султангареевых.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас