+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада балалайкачылар конкурсы узды

Уфада «Атайсал» мәдәни үзәгендә балалайкада башкаручыларның II төбәкара фестиваль-конкурсы узды.

Уфада балалайкачылар конкурсы уздыУфада балалайкачылар конкурсы узды
Уфада балалайкачылар конкурсы узды


Проект үзешчән башкаручылар арасында урыс халык кыллы уен коралларында уйнау сәнгатен тергезүгә һәм киң пропагандалауга юнәлтелгән. Конкурста балалайкада, гөсләдә үзешчән соло башкаручылар һәм быел беренче тапкыр инструменталь коллективлар катнашты.
Ачылышта катнашучыларны жюри рәисе, «Забава» урыс халык уен кораллары ансамбле җитәкчесе һәм балалайка-примасы, "Мирас" җыр һәм бию фольклор ансамбле җитәкчесе, Башкортстан урта махсус музыка колледжы, Республика халык иҗаты үзәгенең инструменталь жанр буенча әйдәп баручы белгече Элита Зиянгирова сәламләде.
Фестивальдә катнашу өчен оештыру комитетына Бакалы, Бәләбәй, Балакатай, Бөре, Благовещен, Дәүләкән, Дуван, Иглин, Мәләвез, Чишмә районнарыннан, Күмертау, Уфа, Самара, Саратов, Свердловск өлкәләреннән барлыгы 25 гариза (19 солист, 6 коллектив) килгән.
Конкурсның Гран-приен Павел Суровцев (Самара өлкәсе) яулады.
Фестиваль кысаларында "Атайсал" мәдәни үзәге фойесында һөнәрчеләр һәм халык кәсепләре эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе җәелдерелгән иде.
"Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узган әлеге чара гала-концерт һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Фото: culture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас