

Бу юлы Сербиягә автотранспорт белән 19 тонна авырлыктагы 45 процент майлылыктагы “Гауда” сырын алып киткәннәр. Шулай итеп, ел башыннан Балканга комбинат 76 тонна авырлыктагы каты сырлар җибәргән.
Башкортстан предприятиесе үз продукциясе белән Сербия базарына быел гына чыкты. Җитештерүнең артуы Башкортстан сырының Сербия кулланучысына ошаганын күрсәтә.
Билгеле булуынча, Президент Владимир Путин Указы белән билгеләнгән «Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» милли максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты — 2030 елга чималсыз энергетик булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.