

Мондый комплекс ярдәмендә дәваханәдә хәзерге вакытта дүрт меңнән артык тикшерү үткәрелгән, дип билгелиләр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.
— Сыйфатлы диагностика — нәтиҗәле дәвалау юлында беренче адым. Яңа техника ярдәмендә тикшеренүләр саны, сыйфаты һәм оперативлыгы артты, — ди Шаран үзәк район дәваханәсенең табиб-рентгенологы Әмир Әскаров.
Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, быел республика шәһәрләрендә һәм авылларында 4 меңнән артык заманча медицина техникасы урнаштырылачак.