

- Югары звено җитәкчеләре һәм менеджерлары әйдәп баручы Русия һәм халыкара вузларның эксперт һәм практика укытучыларыннан белем ала. Хәзерге вакытта мондый укуны Башкортстан предприятиеләренең 129 җитәкчесе узды. Уку нәтиҗәләре буенча яки аның процессында һәр конкрет предприятие өчен "юл картасы" булдырыла, - дип сөйләде республика икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.
"Җитештерү лидерлары" - Русия Икътисади үсеш министрлыгы заказы буенча Бөтенрусия тышкы сәүдә академиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган идарә кадрларын әзерләү федераль программасы. Ул Русия чимал булмаган компанияләрнең югары звеносы җитәкчеләренә һәм менеджерларына исәпләнгән.
Федераль проект буенча укыту хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча яңа реаль эш кораллары белән бушлай танышырга һәм проект эшләре булдырырга мөмкинлек бирә. Курс ярты елга исәпләнгән һәм гомум дәвамлылыгы 500 академик сәгатьтән артык булган биш модульне күздә тота.
Фото: pravitelstvorb.ru