+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Шәхси эшкуар лизинг ярдәме алды

Башкортстан Республикасының төбәк лизинг компаниясе тарафыннан Әбҗәлил районының Әскар авылыннан шәхси эшкуар Әнисә Әхтәмовага кече тоннажлы ике йөк автомобиле сатып алуга финанс ярдәме күрсәтте.

Шәхси эшкуар лизинг ярдәме алдыШәхси эшкуар лизинг ярдәме алды
Шәхси эшкуар лизинг ярдәме алды

Финанслау суммасы 2,8 миллион сум тәшкил итте. Эшкуар табышны 33 процентка арттырырга һәм 2 яңа эш урыны булдырырга өметләнә. Лизинг ярдәме төбәктә "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

- Ташламалы лизинг бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтү өчен мөһим финанс коралы булып кала. Моношәһәрләрнең, төньяк-көнчыгышның, Урал аръягының кече һәм урта предприятиеләре, шулай ук алдынгы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары (ТОСЭР) гамәлдәге продуктлар линиясе кысаларында еллык 6% ташламалы ставка буенча җиһазлар, транспорт һәм автобуслар сатып алу мөмкинлегенә ия, - дип аңлатма бирде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Эшкуар икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре җитештерү буенча эшчәнлек алып бара, аның Аскар һәм Давыт авылында ике цехы бар. Үз автомобильләрен сатып алу рентабельлекне 17 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас