+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары
25 октябрь 2023, 15:15
Иң яхшы китапханәләр бездә булачак!
"Мәдәният" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатларында модельле муниципаль китапханәләр булдыруга Русия Федерациясе субъектларын федераль конкурс сайлап алу нәтиҗәләре билгеле булды.
Иң яхшы китапханәләр бездә булачак!
Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы 2024 елда узачак китапханәләрне модернизацияләүгә Русия субъектларын сайлап алуга йомгак ясады. Бу максатка федераль бюджеттан 1 миллиард 497 миллион сум юнәлтеләчәк.
Конкурс сайлап алуында 149 муниципаль китапханә җиңде, шуларның 96сы — кече һәм 53е - үзәк китапханә. Учреждениеләр Русия Федерациясенең 83 субъектында, шул исәптән Донецк Халык Республикасында, Луганск Халык Республикасында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яңартылачак.
Конкурс сайлап алуында җиңүчеләр арасында Башкортстан Республикасының өч китапханәсе бар. Алар: Нина Зимина исемендәге Белорет районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасының «Зәңгәр кош» балалар уку үзәге, Чишмә район бистәара китапханәсенең 15нче Келәш авылы модельле китапханәсе-филиалы, Салават шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасының «Интеллект үзәк - Диалог» модельле үзәк шәһәр китапханәсе. Аларны модернизацияләүгә республика федераль бюджеттан 30 миллион 380 мең сум акча алачак.
Бу хакта
https://pravitelstvorb.ru/news/22055/
сайты хәбәр итә.
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"