Бу урын җәяүлеләр һәм велосипедта йөрү өчен кулай булачак, дип хәбәр иттеләр Тәтешле районы хакимиятендә.
Каен урманы территориясен төзекләндерү инициативасы урындагы халыкныкы. Яңа зона элек таркалган берничә участокны берләштерә. Белгечләр территорияне чистарту үткәрә, юлларны төзекләндерә, яктырта, шулай ук бөтен периметр буенча бордюрлар урнаштыралар. Эшчеләр эскәмияләр куйган.
Төзекләндерелгән "Сәламәтлек сукмагы" велосипедчыларны һәм җәяүлеләрне автомобиль агымыннан саклаячак.