

"Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча 2024 елда Башкортстанда тагын 3 яңа буын китапханәсе барлыкка киләчәк
2024 елда “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында модельле муниципаль китапханәләр булдыруга федераль конкурс сайлап алу нәтиҗәләре билгеле булды. Бу максатларга федераль бюджеттан 1 миллиард 497 миллион сум юнәлтеләчәк.
Сайлап алуда 149 муниципаль китапханә җиңде, шуларның 96сы — кече һәм 53е - үзәк китапханә. Учреждениеләр Русиянең 83 субъектында яңартылачак. Сайлап алуда җиңүчеләр арасында — республиканың өч китапханәсе. Бу — Нина Зимина исемендәге Белорет районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасының «Синяя птица» балалар уку үзәге, Чишмә районының Келәш авылы модельле китапханәсе, Салават үзәкләштерелгән китапханәләр системасының «Интеллект үзәк-Диалог» модельле шәһәр үзәк китапханәсе. Аларны модернизацияләүгә республика федераль бюджеттан 30 миллион 380 мең сум акча алачак.
Киләсе елдан финанслау күләме артачак: кече китапханәләрне модернизацияләүгә — 8 миллион сум, ә үзәк китапханәләрне үзгәртүгә 15 миллион сум җибәреләчәк.
Фото: contenta.info