+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Урындагы халыкка да, туристларга да кирәк

Башкортстанда «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында Гафури районында Агыйдел елгасы аша күпернең әзерлеге 95 процент тәшкил итте.

Урындагы халыкка да, туристларга да кирәкУрындагы халыкка да, туристларга да кирәк
Урындагы халыкка да, туристларга да кирәк

Аның озынлыгы 406 метр. Ул 2023 елда ремонтлау планлаштырылган күпер корылмалары арасында иң зурысы. Подрядчылар күпергә керү юлларын төзү эшләрен тәмамлыйлар.

- Бу күпер урындагы халык һәм туристлага бик кирәк. Ул Толбазы - Красноусол автоюлында урнашкан, ул популяр туристик урыннарга: бальнеологик курортларга, тоз чыганакларына, шулай ук гыйбадәтханәләргә һәм мәдәни үзәкләргә алып бара, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.

Барлык эшләрне 2023 елның дүртенче кварталында тәмамлау планлаштырыла. Күперне ремонтлауга 31,1 млн сум акча җибәрелгән. Шуларның 27,8 млн сумы - федераль бюджеттан, 5,3 млн сумы - республика бюджетыннан.

Исегезгә төшерәбез, быел «Хәвефсез сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында гомум озынлыгы 849 метр булган 6 күперне ремонтлау планлаштырыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас