"Тарихны саклаучылар" проекты быел "Беренчеләр хәрәкәте" кысаларында старт алды һәм көннән-көн бөтен ил буйлап көчәя бара. Проектның максаты - балаларны һәм яшьләрне Ватаныбыз тарихын өйрәнүгә тарихи мирасны саклау, кече ватан тарихын өйрәнү һәм популярлаштыру, шулай ук почетлы каравыл тоту тантанасына хөрмәт белән карау.
Әлеге чарада урындагы активистлар актив катнашты. Залда “Тарихны саклаучылар” бөтенрусия проектында катнашучылар, яшь армиячеләр, “Беренче хәрәкәт” бүлекчәсе һәм Нуриман туган якны өйрәнү музее вәкилләре катнашты. Кунаклар рәхәтләнеп үзләренең хезмәт юллары турында сөйләделәр, балачакларын һәм яшьлекләрен искә төшереп, сорауларга җаваплар бирделәр.
Фото: srk.nationalpriority. ru