+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Сез тарихи традицияләрне лаеклы дәвам итүчеләр”

Стәрлетамакта ел саен үткәрелә торган «Ел эшкуары - 2023» республика конкурсының шәһәр этабы узды.

“Сез тарихи традицияләрне лаеклы дәвам итүчеләр”“Сез тарихи традицияләрне лаеклы дәвам итүчеләр”
“Сез тарихи традицияләрне лаеклы дәвам итүчеләр”

"Кече һәм урта эшкуарлык" гомумдәүләт проекты кысаларында аны шәһәр эшкуарлары ассоциациясе үткәрә. Конкурс барышында бизнесның төрле өлкәләре: төзелеш, җитештерү, сәүдә, туризм, консалтинг һәм көнкүреш хезмәтләре, җәмәгать туклануы вәкилләрен билгеләп үтәләр.

Бүләкләрне 19 кеше алды. Конкурста катнашучылар җитештерү күләме, табыш, булдырылган эш урыннары саны, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы, хәйрия һәм иганәчелек эшчәнлегендә катнашу кебек күрсәткечләр буенча бәяләнде.

- Эшкуарлык ул - теләсә нинди үзгәрешләрне һәрвакыт кискен тойган һәм барган үзгәрешләргә тиз яраклашкан өлкә. Сезнең һәрберегез, үз бизнесын башлап, бөтен куркынычларны үз өстенә ала. Һәм сез үзегез өчен бара торган үсеш юлын билгелисез. Сез акча эшләү генә түгел, туган шәһәрегезне дә үстерәсез. 7 меңнән артык эшкуар һәм 12,5 мең тирәсе үз-үзенә хезмәт итүче – сез бөтен яңылыкны алга этәрүче кешеләр. Безнең танылган кунакчыллык фестивале юкка гына "Купец 2.0" дип исемләнмәгән. Сәүдәгәрлектән эшмәкәрлеккә. Сез тарихи традицияләрне лаеклы дәвам иттерүчеләр, - диде Стәрлетамак хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов.

Фото: srk.nationalpriority. ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас