

"Бүген фермерларның үсеш өчен мөмкинлекләре күп, теләкләре генә булсын. Грант программаларында катнашырга, техника сатып алу өчен лизинг кулланырга, субсидияләрдән файдаланырга мөмкин", – ди Василий Зайникаев.
Фермер әйтүенчә, ул «Яңа гына эш башлаган фермер» конкурсында катнашкан һәм 1,3 миллион сумлык грант откан. Бу акчага бестужев токымлы 23 тана сатып алган.
"Безнең хуҗалык 2014 елдан бирле эшли. Ул төзелгән вакытта трактор һәм 40 гектар мәйданнан башка бернәрсә дә юк иде. Кирәкле техника һәм элекке колхозның бәрәңге саклагыч бинасын сатып алдым да терлекчелек белән шөгыльләнергә карар иттем", – ди ул.
Зайникаевларның 170 баштан артык сыеры, 9 аты, 600 гектардан артык чәчүлек җире бар. Фермада гаилә әгъзалары, шулай ук даими һәм сезонлы нигездә эшләүчеләр эшли. Киләчәктә фермер селекция эше алып барырга да планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез, Президент Владимир Путин башлангычы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты бу өлкәдә эшләүчеләрнең санын, шәхси эшкуарларны да кертеп, 25 миллионга кадәр арттыруны максат итеп куя.
Фото: gtrk.tv