Төп игътибар бюджет акчаларын касса рәвешендә үзләштерүгә, контрактлар төзү һәм үтәү процессларына, шулай ук объектларның төзелеш әзерлегенә бирелде. Республика Министрлар кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәк куелган бурычларны уңышлы үти.
- Гомумдәүләт проектларын финанслауның гомум күләме быел Башкортстанда 39 млрд. сумнан артып китә, шуларның 24 млрд. сумы - федераль акчалар. Муниципаль дәрәҗәдә 8,4 млрд. сум үзләштерелгән, ягъни 71 процент. Ел ахырына кадәр тагын 14 млрд. сумнан артык акча үзләштерергә кирәк булачак, шул исәптән урындагы дәрәҗәдә 3,5 млрд. сум. Гомумдәүләт проектлары буенча республикада барлыгы 54 объект төзелә һәм реконструкцияләнә. Шуларның 7сен файдалануга тапшырдык инде, 29ында ел ахырына кадәр эшләрне тәмамларга кирәк, - дип сөйләде Андрей Назаров.
Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруның муниципаль дәрәҗәдә төп йомгаклары турында Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе урынбасары, Төбәк проекты офисы җитәкчесе Айдар Батыргәрәев сөйләде. Бу ел башыннан төбәктә 12 мәдәният учреждениесе реновацияләнгән, 3 виртуаль концерт залы булдырылган, 48 авыл мәктәбе һәм балалар бакчасы спорт җиһазлары белән тәэмин ителгән, 11 җәмәгать территориясе төзекләндерелгән. Халыкны авария хәлендәге 16 мең кв. метр торактак күчерергә һәм 33 км. озынлыктагы автомобиль юлларын норматив хәлгә китерергә мөмкин булган.
Андрей Назаров «Чиста су» федераль проектына аерым тукталды. Быел республика территориясендә гомум финанслау күләме 1,2 млрд. сум булган 12 су объекты төзелә. Хәйбулла районының Бүребай авылында су белән тәэмин итү системасының икенче чираты үз вакытында файдалануга тапшырылды. Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, объектның әзерлеге 86,1 процент чамасы, эшләр көчәйтелгән, чиста су резервуары урнаштырырга һәм территорияне төзекләндерергә кирәк.
Фото: pravitelstvorb.ru