+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Интеллектуаль транспорт системасы ничек эшли?

Башкортстанда җәмәгатьчеләр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында интеллектуаль транспорт системасы эше турында фикер алышты.

Интеллектуаль транспорт системасы ничек эшли?Интеллектуаль транспорт системасы ничек эшли?
Интеллектуаль транспорт системасы ничек эшли?

Республика юлларында иминлекне тәэмин итү өчен күрелә торган чаралар Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында каралды.

- Уфада интеллектуаль транспорт системасы үткән елдан гамәлгә кертелде. Проект өч этапта, 2024 елга кадәр гамәлгә ашырыла. Әлеге көнгә Башкортстан башкаласының 50 юл чатында светофор объектлары белән идарә итү контролерлары алмаштырылды, датчиклар, видеокүзәтү камералары монтажланды һәм урнаштырылды. Әлеге җиһазлар адаптив идарә режимын кулланырга һәм автомобиль тыгыннарын киметергә мөмкинлек бирә, - диде «Юл хәрәкәтен оештыру үзәге» җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Илья Крюков.

Бу ел ахырына кадәр Уфада тагын 51 «интеллектуаль» светофор комплексы эшли башлаячак, ә киләсе ел ахырына кадәр Уфада барлыгы 140 светофор объекты модернизацияләнә.

- Интеллектуаль транспорт системаларын кертү нәтиҗәсендә Уфаның магистраль урамнарында уртача хәрәкәт тизлеге 14 процентка артты, - дип билгеләп үтте Илья Крюков.

Җәмәгатьчелек, светофорларга адаптив идарә итү юлларда куркынычсызлыкны арттыра, дип таныды һәм үз тәкъдимнәрен кертте.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас