+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Озакламый яңа күпер ачылачак!

Күпер ноябрьдә файдалануга тапшырылачак.

Озакламый яңа күпер ачылачак!Озакламый яңа күпер ачылачак!
Озакламый яңа күпер ачылачак!

Гафури районында Агыйдел елгасы аша күпер буенча хәрәкәт ачылды, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Күпер Толбазы - Красноусол автомобиль юлында урнашкан. Бу - быел «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылган иң зур күпер корылмаларының берсе.

Октябрь ахырына кадәр бу күперне төзекләндерү тулысынча тәмамланачак, ә ноябрьдә файдалануга тапшырылачак.

Быел Башкортстанда төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге 470 километр юл ремонтлана.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас