+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гаиләләргә 450 мең сумлык түләүне ничек алырга?

Бу түләүнең гамәлдә булуы турында Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде.

Гаиләләргә 450 мең сумлык түләүне ничек алырга?
Гаиләләргә 450 мең сумлык түләүне ничек алырга?
Русия Хөкүмәте ипотека кредитлары түләүче күпбалалы гаиләләргә ярдәмгә өстәмә рәвештә 17 млрд сумнан артык акча җибәрәчәк, дип белдерде Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин. Аның сүзләрен "ТАСС" басмасы җиткерә.

"Өстәмә рәвештә 17 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәбез, бу тагын 38 меңгә якын гаиләгә ярдәм итәчәк", — дип билгеләп үтте Хөкүмәт Рәисе.

Аның сүзләренчә, быел Министрлар кабинеты бу максатларга 76 млрд сумга якын акча бүлгән.

"Гражданнарыбызның торак шартларын яхшырту мөмкинлеге булсын өчен барысын да эшләвебезне дәвам итәчәкбез", — диде Михаил Мишустин.

Премьер-министр мәгълүматларына караганда, әлеге ярдәм чарасы 2019 елның 1 гыйнварыннан соң өченче һәм аннан соңгы бала туган гаиләләр өчен эшли.

Шулай ук, бу өстәмә түләү "Демография" гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешергә ярдәм итә.

Ример Насретдинов фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: