+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ишембай укучылары өчен мөмкинлекләр арта

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә өстәмә уку урыннары булдырылган.

Ишембай укучылары өчен мөмкинлекләр артаИшембай укучылары өчен мөмкинлекләр арта
Ишембай укучылары өчен мөмкинлекләр арта
Ишембай Балалар (үсмерләр) иҗаты сараенда “Мәгариф” гомумдәүләт проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында сигез түгәрәктә һәм секциядә яңа уку урыннары булдырылган. Алар арасында өстәмә белем бирү педагогы Евгения Шишкина җитәкчелегендәге «Робикс» берләшмәсе дә бар. Соңгы ике елда монда 50гә якын өстәмә урын булдырылган.

«Һәр баланың уңышы» проекты кысаларында секция LEGO конструкторының заманча җыелмаларын алган, алар планшетлар һәм смартфоннар ярдәмендә программалаштырырга һәм идарә итәргә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә берләшмәгә 12 яшькә кадәрге балалар да килә башлаган. Нәтиҗәлелек тә арткан — конкурсларда катнашу һәм призлы урыннар алу өчен күбрәк мөмкинлекләр барлыкка килгән.

Өч ел эчендә «Һәр баланың уңышы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Ишембай Балалар иҗаты сараенда 519 яңа уку урыны булдырылган, һәм бу юнәлештә эшне дәвам итү планлаштырыла.

 
Фото: contenta.info


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас