+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Үзмәшгульләргә - бушлай!

Башкортстан Республикасы «Минем бизнес» үзәге һәм Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы 30 ноябрьдә 16:00 сәгатьтән 17:30 сәгатькә кадәр узачак «Бизнес-планлаштыру технологиясе» бушлай укыту вебинарына төбәкнең үзмәшгульләрен чакыра.

Үзмәшгульләргә - бушлай!Үзмәшгульләргә - бушлай!
Үзмәшгульләргә - бушлай!

- Без төбәкнең үзмәшгульләре компетенцияләрен арттыру эшенә зур игътибар бирәбез. «Бизнес-планлаштыру технологиясе» вебинары яңа гына эшли башлаган һәм күптән инде үзмәшгуль статусын алган кешеләргә дә файдалы булачак. Чара бушлай һәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, – дип аңлатма бирде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Вебинар кысаларында тыңлаучыларга үз эшен проектлау һәм инвесторларны җәлеп итү максатыннан бизнес-план эшләү буенча мәгълүмат биреләчәк.

Чараның спикеры булып икътисад фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технологияләр университеты доценты Зилә Имашева чыгыш ясаячак.

- Бизнес-планлаштыру - эшкуарлык эшчәнлегендә уңышка ирешү өчен төп корал. Үзмәшгульләрнең эш бирүчесе, җитәкчесе һәм ялланган эшчеләре юк, алар үз бизнесларын гына түгел, ә идарә итү ролен дә үтиләр. Бизнес-план үзмәшгульләргә проектны җентекләп тасвирларга, исәп-хисап ясарга һәм бизнес үсеше перспективасын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Зилә Имашева.

Уку нәтиҗәләре буенча катнашучыларга яңа күнекмәләрне үзләштерүне раслаучы электрон сертификатлар биреләчәк.

Вебинарга теркәлү 27 ноябрьгә кадәр ачык.

Өстәмә мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең «кайнар линия» телефоны аша алырга мөмкин: +7(347) 224-99-99, шулай ук чара спикеры Зилә Имашевадан, imasheva.z@mail.ru.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас