

Ремонт "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнгән.
- Уфа - Инҗәр - Белорет юлы республиканың төп трассалары челтәренә керә. Инҗәр һәм Белорет туристлар өчен яраткан ял итү төбәкләре булып тора. Бу трасса буйлап бик күп кызыклы һәм истәлекле урыннарга барып җитәргә мөмкин - "Абзак" тау чаңгысы курорты, Атыш шарлавыгы һәм башкалар. Шуңа күрә безнең өчен әлеге юлны норматив хәлгә китерү аеруча мөһим иде, - диде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Агымдагы елга Уфа - Инҗәр - Белорет юлының 11 участогын гомумдәүләт проект кысаларында ремонтлау планлаштырылган иде. Бу трассаның 26 километрдан артыгын норматив хәлгә китерәчәкләр. Барлык эшләр шушы ай ахырына кадәр тәмамланачак.
Фото: bashinform.ru