

Уфада "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты ярдәмендә Уфада урам челтәрләренең 6,5 километры ремонтланган, дип билгеләп үттеләр республика Транспорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет киңәшмәсендә.
Юлларны һәм ясалма корылмаларны төзү, ремонтлау идарәсе башлыгы урынбасары Илшат Фәхретдинов сүзләренә караганда, агымдагы ел ахырына кадәр Уфада 11 объектта гомумдәүләт проекты кысаларында эшләр башкару планлаштырыла. Аларны гамәлгә ашыруга 2,47 миллиард сум юнәлтелгән.
Моннан тыш, җәмәгатьчеләр республика юлларында хәвефсезлек мәсьәләләре турында да фикер алышты. Быел «Юл хәрәкәтен оештыру үзәге» белгечләре авария куркынычы булган 20 борылышны тикшерде. Нәтиҗәдә, агымдагы ел ахырына кадәр җиде участокта электр яктырткычлы “Борылыш юнәлеше” дигән билгеләр урнаштыру турында карар кабул ителде. Мондый чара машина йөртүчеләрне алдан ук зур куркыныч участогы турында кисәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: ufa.mk.ru