+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Пакистан белән Тайландта да көтәләр

Мәләвездә җитештерелгән сөт дөнья буйлап тарала.

Пакистан белән Тайландта да көтәләрПакистан белән Тайландта да көтәләр
Пакистан белән Тайландта да көтәләр

Мәләвез сөт эшкәртү заводы үз продукциясен Кытайга озатуын арттыра. Быел ул 18 тоннна 750 килограмм эшкәртелгән сөт продукциясенең алтынчы партиясен озаткан. Ел башыннан алып исәпләгәндә, ул 100 мең килограммга якын әзер сөт продукциясе озаткан.

Кытай ягы безнең предприятие продукциясенә карата зур кызыксынуын күрсәтә, шуңа да продукция озату артканнан-арта. Киләсе елдан мәләвезлеләр, Кытайдан тыш, Пакистан һәм Таиланд белән дә хезмәттәшлек итәргә җыена.

Республикада чит илләргә продукция сатуны арттыруга "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектының "Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы малтабарлык" программасы ярдәм итә. Гомумдәүләт проекты булышлыгында 2030 елга чимал булмаган товарлар экспортын, 2020 елдагыга караганда, 70 процентка кадәр үстерү күзаллана.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас