Коллектив Башкортстан сәнгатенең милли колоритын, Русия һәм дөнья халыкларының мәдәни мирасын чагылдырган масштаблы концертлар тәкъдим итәчәк.
Гастрольләр Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенрусия гастроль-концерт планы нигезендә «Без - Русия» федераль программасы кысаларында узачак. Программа «Росконцерт» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
"Мирас" - Уфа һәм Башкортостанның визит карточкасы, Русиянең әйдәп баручы профессиональ коллективларының берсе. Әлеге коллективның чыгышларын көтеп алалавр, яратып кабул итәләр.
Фото: culture.bashkortostan.ru