+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бакалы районында яңа ФАП ачылды

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты ярдәмендә Бакалы районының Иске Әҗмәй авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды.  

Бакалы районында яңа ФАП ачылдыБакалы районында яңа ФАП ачылды
Бакалы районында яңа ФАП ачылды

Яңа бинада беренчел медицина-санитар ярдәмне Иске Әҗмәй һәм Николаевка авыллары, шулай ук Нарат-Чокыр, Яңа Әҗмәй һәм Галиуллинка авыллары халкы алачак. Бу авылларда барлыгы 443 кеше яши, шуларның 36сы — балалар.

"Район үзәгеннән 27 километр ераклыкта булуыбызны исәпкә алып, без яңа медицина пунктын түземсезлек белән көттек. Хәзерге ФАП элек мәктәп бинасында оештырылган кабинетны алмаштыра. Хәзер пациентлар вакциналана, диспансерлаштыру үтә һәм уңайлы бүлмәдә медицина ярдәме ала алачак", — дип билгели фельдшер Лариса Максимова.

2021 елдан республиканың Бакалы районы авылларында җиде ФАП төзелгән. Быел Башкортстанда 75 яңа ФАП, 10 табиблык амбулаториясе һәм биш гомумпрактика табибы кабинеты эшли башлаячак.

„Болар барысы да “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булды, аның өстенлекле бурычларының берсе — авылда сәламәтлек саклауны ныгыту һәм модернизацияләү", — дип билгели сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

Исегезгә төшерәбез, «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнде һәм гамәлгә ашырыла.

Фото: api.rbsmi.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас