+21 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Парклар матурлана, тирә-як төзекләнә

Быел Башкортстанның 69 торак пунктында «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 122 иҗтимагый территория төзекләндерелгән. Сүз үткән елның апрель-май айларында узган Бөтенрусия электрон тавыш бирүдә җиңүчеләр турында бара.  

Парклар матурлана, тирә-як төзекләнәПарклар матурлана, тирә-як төзекләнә
Парклар матурлана, тирә-як төзекләнә

Әйтик, әлеге проект кысаларында Мәчетле районының Олы Устьикин, Әләгәз һәм Олы Ока авылларында ял һәм мәдәният парклары төзекләндерелде. Быел Олы Устьикин авылының үзәк мәйданында җәяүлеләр зонасы төзекләндерелә, шулай ук балалар автошәһәрчеге төзелеше буенча эшләр дәвам итә. Проектның гомум бәясе - 985 мең сум. Төзекләндерү объекты район халкы тарафыннан тавыш бирү кысаларында сайлап алынган.

Автошәһәрчекләр төзелгән территория уңышлы урнашкан. Ул "яшь" бистәдә, анда балалы гаиләләр күп яши. Территориясендә “Көньяк” ял һәм мәдәният паркы бар, анда балалар өчен уен элементлары, эскәмияләр, спорт тренажерлары урнаштырылган. Монда өлкәннәр дә, балалар да йөрергә ярата.

Һичшиксез, автошәһәрчек барлык мәчетлелеләрнең яраткан күңел ачу урыны булачак. Контракт нигезендә биредә яктырткычлар кую, мәйданчыкка асфальт җәю каралган. Шулай ук юл билгеләре, тукталыш һәм ягулык салу станциясе макетлары урнаштырылачак.

Алсу Якупова фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас