+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа балалар поликлиникасы төзеләчәк

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп яңа медицина учреждениеләре ачыла.  

Яңа балалар поликлиникасы төзеләчәкЯңа балалар поликлиникасы төзеләчәк
Яңа балалар поликлиникасы төзеләчәк

Әбҗәлил районының Аскар авылында яңа балалар поликлиникасы барлыкка киләчәк. Башкортстанның дәүләт экспертиза идарәсе проект документациясен һәм инженерлык нәтиҗәләрен караган һәм балалар поликлиникасы төзүгә рөхсәт биргән.

Проект буенча поликлиникада административ-хуҗалык, мәгълүмати-аналитик, профилактик, консультатив-диагностик бүлекләр, шулай ук көндезге стационар каралган.

Балалар поликлиникасында медицина ярдәме заманча стандартларга туры китереп күрсәтеләчәк. Биналарны зоналаштыру чиратлар барлыкка килү ихтималын киметү һәм кабул итүне көтүне балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә мөмкин кадәр уңайлырак итү өчен башкарылачак.

Авылда яңа медицина учреждениесен төзүче булып Башкортстан Республикасының Капиталь төзелеш идарәсе тора.

Ләйсән Якупова фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас