+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Алып килдеңме - алып кит!"

«Экология» гомумдәүләт проектының «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» федераль проекты кысаларында экологик акция үткәрелгән.

"Алып килдеңме - алып кит!""Алып килдеңме - алып кит!"
"Алып килдеңме - алып кит!"

«Яшел Башкортстан» иҗтимагый оешмасының волонтерлары «Алып килдеңме - алып кит!» проектында катнашкан.

«Яшел Башкортстан» оешмасы Президент грантлары фонды конкурсында җиңеп чыга һәм берничә шәһәр һәм районда: Уфада, Бөредә, Архангельда, Белоретта, Ишембайда, Дәүләкәндә һәм Стәрлетамакта 150 табигать саклау билгесе урнаштырган. Бу – «Алып килдеңме - алып кит!", "Яндырдымы? Сүндер!", "Чүп-чарны алып киткән өчен рәхмәт" һәм башка язулы такталар. Аларның бурычы - халыкка табигатькә сакчыл мөнәсәбәт турында искә төшерү. Шул ук вакытта территорияләрне җыештыруга түгел, ә табигать сукмакларын чүпләүне булдырмауга басым ясала.

"Такталарны урнаштыру маршрутның уртасында яки ахырында туристлык сукмакларында мәгълүматлылык проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирде. Бу экологик белем бирүнең иң практик һәм җиңел варианты. Безнең команда республиканың өч тыюлыгында, милли паркта, республика әһәмиятендәге биш табигый паркта һәм башка табигать һәйкәлләрендә 150 билгене уңышлы урнаштырды", - ди "Яшел Башкортстан" рәисе Максим Некрасов.

фото: башньюс

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас