Бу хакта төбәк Мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр.
Октябрьский музыка колледжы Башкортстанның көнбатыш өлешендә музыка сәнгатенең флагманы булып санала. Анда республикадан гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән дә 180нән артык студент белем ала. Уку йорты эшләгән елларда 1,9 меңнән артык яшь белгеч чыгарылган.
"Соңгы елларда "Мәдәният" милли проекты ярдәмендә мәдәният учреждениеләрендә сыйфатлы үзгәрешләр күзәтелә. Биш ел эчендә төбәктә 100гә якын мәдәният объекты төзелде һәм модернизацияләнде. Алар арасында авыл клублары, балалар сәнгать мәктәпләре, музейлар, китапханәләр һәм эре учреждениеләр бар", - диде мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова.
Фото: башньюс