Агымдагы елда республикада 122 иҗтимагый территорияне яңарту яки булдыру проектлары гамәлгә ашырыла. Исегезгә төшерәбез, болар - 2022 елның апрель–май айларында узган Бөтенрусия электрон тавыш бирүдә җиңүчеләр.
Мәсәлән, Туймазы шәһәрендә драма театры каршындагы территория төзекләндерелгән (Русия халыкларының мәдәни мирасы объекты дип танылган). Мәйданда яктырту белән тротуар плиткасы җәелгән, яңа бордюрлар һәм яктырткычлар, яңа эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылган, газон чәчелгән.
Фото: "минЖКХ РБ"