Экспорт күрсәткече, шулай ук, 2022 елның 9 аендагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 22,1 процентка үсеш күрсәтә, шул ук вакытта экспортлана торган продукция күләме барлык үзара товар әйләнешенең 90 процентын тәшкил иткән. Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.
- Без дустанә илләр, шул исәптән Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итәбез. Безнең эш нәтиҗәләре буенча, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында үзара товар әйләнеше һәм экспорт күрсәткечләре 17 һәм 22,1 процентка үсте. Башкортстан Үзбәкстанга минераль продукция, агач материалын һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләрен, металларны һәм эшләнмәләрне, машина төзелеше продукциясен, азык-төлек товарларын һәм чималны, текстиль эшләнмәләрен, аяк киемнәрен һәм башка товарларны җибәрә. Без партнер илләр белән багланышларның чикләрен киңәйтү яклы, шуңа күрә Үзбәкстанга декабрь ахырында бизнес-миссия оештырабыз. Безнең эшкуарлар өчен яңа килешүләр төзү һәм чит ил базарында үз продукцияләрен сату өчен яхшы мөмкинлек, - дип уртаклашты Маргарита Болычева.
Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы Башкортстан экспортны яклау үзәге (ЦПЭ) белән берлектә, 2023 елның 20-21 декабрендә Үзбәкстан Республикасына бизнес-миссиядә катнашу өчен компанияләр җыела башлау турында игълан итә.
Русия Федерациясе Президентының 2020 елның 21 июлендәге Указында билгеләнгән «Уңайлы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» милли максаты кысаларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла, аның максаты 2030 елга чимал булмаган энергетик булмаган товарлар экспортын 2020 ел белән чагыштырганда кимендә 70 процентка үстерүне тәэмин итү.
Фото: pravitelstvorb.ru