ФАП Козгын-Әхмәр һәм Черновка авылларын хезмәтләндерә, аларның гомум халкы 219 кеше тәшкил итә, шуларның 27се - балалар. Моңа кадәр медицина ярдәме сорап кешеләр элекке медпунктка мөрәҗәгать иткән, ул заманча санитар-гигиена таләпләренә туры килмәгән.
Хәзерге бинага электр, су һәм канализация кертелгән, җиһазлар урнаштырылган. Хәзерге вакытта территорияне төзекләндерү буенча эшләр алып барыла һәм медицина эшчәнлеген лицензияләү буенча процедуралар үткәрелә.
Әлфия Галина биредә 1989 елдан бирле яши, ә 2000 елдан урындагы халыкка фельдшер сыйфатында медицина ярдәме күрсәтә.
- Яңа уңайлы бина ачылуын бик көтәбез! Авыл халкына диагностиканың төп ысуллары һәм барлык заманча стандартларга туры китереп ашыгыч хәлдә медицина ярдәме алу мөмкинлеге булачак, - дип билгеләп үтте Әлфия Галина.
Гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырыла.
Фото: Белорет районы хакимияте сайтыннан.