Яраткан әкият дөньясына чумарга Русиянең популяр театр һәм кино актрисасы Екатерина Гусева ярдәм итә. Өченче сыйныф укучылары танылган актриса укыган әкиятне зур дәрт белән тыңлады, алар геройларга теләктәшлек күрсәтте. Балаларга тапшыру бик ошады.
- Балаларны үстерүгә һәм күңел ачуга юнәлтелгән мондый чаралар бик актуаль. Алар балаларга музыка һәм әкиятләрнең тылсымлы дөньясына чумарга, үзләренең музыкаль тәҗрибәләрен киңәйтергә һәм төрле инструментлар һәм музыка жанрлары белән танышырга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте сыйныф җитәкчесе Ирина Захарова.
Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырыла.
Фото: Салават шәһәре хакимияте сайтыннан.