+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бизнесыгыз игелекле булсын!

Социаль эшкуарлыкта иң яхшы практикаларны популярлаштыру буенча төбәкара форум кысаларында «Минем игелекле бизнесым» конкурсының төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү булды.

Бизнесыгыз игелекле булсын!
Бизнесыгыз игелекле булсын!
Конкурска барлыгы 50 проект тапшырылган, шуларның 41е экспертизага кертелгән. Конкурсның федераль этабында катнашу өчен 18 проект тәкъдим ителгән. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

- Бүген Башкортстан социаль эшкуарлык өлкәсендә алдынгы позицияләрне биләүне дәвам итә. 600дән артык предприятие социаль эшкуарларның федераль реестрына керә, бу 2020 ел күрсәткечләреннән өч тапкыр артык. Мондый динамик үсешкә дәүләт ярдәме белән ирешелә. Мин сезнең һәрберегезгә үзенчәлекле, авыр хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Бизнесыгыз уңышлы булсын һәм чәчәк атсын, - дип теләде конкурста катнашучыларга Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

«Минем игелекле бизнесым» конкурсы кече һәм урта бизнес субъектлары һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында социаль эшкуарлыкның иң яхшы практикаларын ачыклауга юнәлтелгән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: