+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Дәваларга түгел, чирләтмәскә кирәк!

“Сәламәтлек саклау” проектын гамәлгә ашыруга Караидел районында зур игътибар бирелә, ди баш табиб Юнир Галин.

Дәваларга түгел, чирләтмәскә кирәк!Дәваларга түгел, чирләтмәскә кирәк!
Дәваларга түгел, чирләтмәскә кирәк!

Халыкның сәламәтлек торышы аның җәмгыять өчен матди һәм рухи байлыкларны никадәр мул һәм сыйфатлы итеп булдыруына тыгыз бәйләнгән. Шуңа да бу юнәлештәге эшчәнлеккә илебез җитәкчелеге тарафыннан гомумдәүләт әһәмияте бирелә. Махсус кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” проекты нәтиҗәсендә соңгы елларда дәваханәләребезгә заманча технологияләр буенча җитештерелгән бик күп җиһазлар кайтарылды, поликлиникалар, ФАПлар, амбулаторияләр төзелде, автопарк даими яңартыла. Әлеге җәһәттән Караидел районында да бик күп эшләр башкарылды, алар нәтиҗәсендә урындагы халыкның сәламәтлеге яхшырды, гомер өчен куркыныч янаучы чирләр иртә ачыклана, башкаларын кисәтү буенча профилактика чаралары күрелә.

Автор турында белешмә
Юнир Галин Аскын районының Иске Казанчы авылында 1974 елда туган. Район үзәгендә урта белем алганнан соң, Башкорт дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмам­лагач, башкаланың 22нче дәваханәсендә интернатура үтә. Аскында ике ел хирург булып эш­ли, аннары Җәзаларны үтәтү федераль хез­мәтенең республика дәваханәсендә биш ел хезмәт сала.
Җәмәгате, кардиолог-терапевт Ирина Гыйльмулла кызы белән киңәшләшеп, 2005 елда аның туган ягына – Караиделгә кайтып төпләнәләр. Биредә Юнир Нәби улы янә ике ел хирург булып эшләгәч, аны баш табибның дәвалау мәсьәләләре буенча урынбасары итеп тәгаенлиләр. 2014 елның августыннан баш табиб вазыйфасында. “Баш­кортстанның атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә ия.
Гаиләдә малай һәм кыз тәрбияләнә.

Быел “Сәламәтлек саклау” гомум­дәүләт проекты кысаларында район үзәк дәва­ханәсенә дә заманча берничә җиһаз кайтарылды. Шуларның берсе – эндоскопик терәк. Аның составына ике видеогастроскоп, видеопроцессор, сурәтләрне аеруча ачык күрсәтергә сәләтле монитор һәм электросуырткыч керә.
Видеогастроскоп – югары нәтиҗәле, төгәллекле заманча медицина җиһазы, ул үңәчнең лайлалы тышчасына, ашказанына һәм уникеилле эчәккә диагностик тикшеренү үткәрергә мөмкинлек бирә. Аңа җайлаштырылган кечкенә видеокамера мониторга төсле һәм ачык сурәт җибәрә, нәтиҗәдә, ашказаны-эчәк трактының нинди хәлдә булуын аермачык күреп һәм бәяләп була. Болардан тыш, әлеге җиһаз белән биопсия дә алып була, ә бу инде табибка дөрес һәм нигезләнгән диагноз куярга ярдәм итә.

Диагностикадан тыш, видеогастроскоп белән төрле төерләрне, полипларны алып ташларга, шулай ук ашкайнату системасына эләккән башка вак предметларны тартып чыгарырга мөмкин.

Әлеге яңалыктан тыш, быел безнең дәваханәбез флюроограф һәм колоноскоп кебек заманча җиһазлар белән тулыландырылды, алар чирләрне вакытында ачыклап, дәвалауны кичек­термичә башларга мөмкинлек бирә. Чөнки, әйтергә кирәк, авырып киткәч инде соң була, иң мөһиме – пациентларны дәвалау хәленә җиткермәү, чирләрне алдан кисәтү, әнә шул чакта гына кеше сәламәт була.

Республикада медицина учреж­дениеләрен яңа техника белән тәэмин итү дә мөһим әһәмияткә ия. Күптән түгел шундый биш яңа санитар автомобиль безнең Караидел үзәк район дәваханәсе автопаркын да тулыландырды. Әлеге транспорт та беренчел звеноны модернизацияләү буенча федераль программа чикләрендә кайтартылды. Бу автомобильләр Караидел поликлиникасына, Әтнәш, Кызыл Үреш, Байкыбаш табиб­лык амбула­торияләренә тапшырылды.
Шунысы әһәмиятле: бу машиналар үзебезнең илдә җитештерелгән, ныклы, безнең шартларга һәм юлларга яраклаштырылган һәм табиблар бригадасын пациентларның йортына барырга, авыруларны авыллардан үзәк дәваханәгә алып килергә мөмкинлек бирә, шул исәптән сау-сәламәтләрен диспансерлаштыру үтәр өчен дә. Яңа транспорт медицина учреж­де­ниеләренең матди базасын ныгыта, район халкына медицина ярдәме күрсәтү алар белән күпкә уңайлырак һәм сыйфатлырак булачак.

Бүген безнең район авыллары халкына табибка кадәр беренче медицина ярдәме 50 фельдшер-акушерлык пунктында күрсәтелә. Гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле райондамодульле 13 фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды, алар Уразай, Сидәш, Якуп, Бәрдәш, Подлуб, Әмин, Иске Откустино, Тайкаш, Абуталип, Комсомол, Мерәсем, Тегермән, Карыш-Елга авылларында ачылды, шуларның өчесе – быел. Әлеге вакытта тагын Нәһретдин, Дәвеш, Сосновый бор, Круш, Хәлил авылларында – ФАПлар, Кызыл Үрештә гомумпрактика табибы офисы, Магинскида табиблык амбулаториясе төзелә. Соңгыларын сафка кертү киләсе елга каралган булса да, алгарышлы финанслау мөмкинлеге табылу сәбәпле, быел ук төзелеп бетәр дип өметләнәбез, ә инде тиешле документлар рәсмиләштерелеп беткәч, алдагы елда ачарга планлаштырабыз.

Шулай итеп, соңгы биш елда беренчел медицина звеносы учреж­дениеләрен яңарту буенча федераль программа буенча, инде төзелеп файдалануга тапшырылган 13 ФАПтан тыш, 2,8 миллион сумга район поликлиникасы фасадына, дәвалау корпусының җылылык системасына, ишек һәм тәрә­зәләргә, гаражга, Байкыбаш амбу­латориясенә, Багазы, Сөләйман, Өргеш, Кортлыкүл, Байкы, Яугилде, Дубровский, Байкы-Юныс ФАПлары биналарына капиталь ремонт үткәрелде.

ФАПлар ачылуның иң соңгысы булган вакыйганы – Тегермән авылындагысын мисал итеп китереп үтәсем килә.

Авыл җирендә фельдшер-акушерлык пункты – ул кешеләрнең медицина ярдәме алу урыны гына түгел, халык анда төрле киңәш алырга да, эчендәгесен бушатырга да килә, мөрәҗәгать итә. Андый җирләрдә эшләүче фельдшерлар – чын-чыннан үз эшенең осталары. Нәкъ менә аларның иңендә аеруча җаваплылык ята, нәкъ менә аларның белеменә, квалификациясенә, тәҗрибәсенә пациентка күрсәтелүче ярдәмнең сыйфаты бәйле.

Шуңа да Тегермән авылында модульле ФАП ачылу халык өчен зур әһәмияткә ия булган вакыйгага әверелде. Әйткәндәй, бу шатлыклы тантана төбәгебездә Республика көнен билгеләү белән туры килде. Мондый икеләтә бәйрәм тегермәнлеләр өчен зур бүләк булды, дип әйтергә мөмкин. Анда авылның олысы-кечесе җыелды, аларның күпчелеген, әлбәттә, өлкән яшь-тәгеләр тәшкил итте, чөнки, аңлашы­луын­ча, нәкъ менә алар медицина ярдә­менә ешрак мөрәҗәгать итә: кемдер – кан басымын, икенчеләре температурасын үл­чәтергә килә, кайсыларына укол кадатырга, башка төрле процедура үтәргә кирәк, профилактика максатында килүче­ләр дә бар.

Традицион рәвештә кызыл тасманы кискәннән соң, барча кунаклар ФАПка үтә, башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяли алды. Заманча фельдшер-акушерлык пункты барлык таләпләргә тулысынча җавап бирә, анда кабул итү, укол һәм прививкалар ясау, дару һәм дезинфекция чараларын саклау бүлмәләре җиһазландырылган. Хәзер боларның барысына да урындагы фельдшер “хуҗабикә” булачак.

Яңа, заманча ФАП ачылу – эш урынында уңайлы шартлар булдыру гына түгел, ә барыннан да элек авылларда яшәүче халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, яхшырту, уңайлырак итү. Шул ук вакытта кешеләрнең үз сәла­мәтлегенә игътибарлырак булуына бер этәргеч тә булырга тиеш ул, чөнки, югарыда язып үткәнемчә, күбрәк игътибарны без чирле­ләрне дәвалауга түгел, ул авыруларны булдырмауга юнәлтергә бурычлыбыз. Дәваланучы кеше түгел, ә чирләмәүче кеше генә сәламәт була.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас