

Агымдагы елда республикада барлыгы 123 территория яңартылган. Аларда, нигездә, яшелләндерү, яктырту, асфальт түшәү, кечкенә архитектура формалары урнаштырулар үткәрелә. Шулай ук заманча спорт мәйданчыклары, скверлар, уңайлы җәяүлеләр инфраструктурасы булдырыла, дип билгеләп үттеләр Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында. Гадәттә, болар - тавыш бирү нәтиҗәләре буенча халык үзе сайлаган кечкенә объектлар.
Кугәрчен районы Морак авылының «Төньяк» бистәсендә быел күптән көтелгән ял зонасы ачылды. Бу урында кайчандыр базар булган. Хәзер ул - балалар өчен генә түгел, әниләр, бәбиләр һәм өлкән яшьтәгеләр өчен дә яраткан күңел ачу урыны. Биредә брусчатка, плитәләр түшәлгән, балалар уеннары өчен мәйданчыклар җиһазландырылган, газоннар чәчелгән һәм скейт-мәйданчык урнаштырылган.
Яңа сквер Краснокама районының Николо-Березовка авылы үзәген дә бизәп тора, авылда яшәүчеләрне һәм кунакларны сөендерә. Төзүчеләр җәяүлеләр һәм ял итүчеләр өчен территорияне зоналаштырган, урналы туры һәм ярымтүгәрәк эскәмияләр куйган, яктырткычлар, кечкенә архитектура формалары урнаштырган, шулай ук эре үлчәмле һәм декоратив куаклар утырткан.
Фото: Кушнаренко районы хакимиятеннән.