+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Җилкән" киләчәккә юл ала

Кичә башкалада башкорт классик музыкасын яшь башкаручыларның өченче телевизион конкурсының гала-концерты узды.

"Җилкән" киләчәккә юл ала"Җилкән" киләчәккә юл ала
"Җилкән" киләчәккә юл ала

«Башкортостан» дәүләт концерт залы сәхнәсендә 12 яшь музыкант легендар дирижер Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге Милли симфоник оркестрга кушылып башкорт классикасын уйнады. Финалчылар 4 номинациядә чыгыш ясады: фортепиано, тынлы уен кораллары, скрипка һәм халык уен кораллары. Яшь музыкантларның финал программасы өчен махсус яңа әсәрләр язылды, башкорт классикасы оркестрлаштырылды. Өч конкурсның финалына симфоник оркестр белән балалар башкару өчен утызга якын оригиналь партитура язылды. Яшь финалчылар өчен махсус язылган яңа Азамат Азнагулов, Урал Иделбаев, Илдар Хисаметдинов, Рим Хәсәнов, Әлфия Хәбирова әсәрләре яңгырады. Барлык турларда да балалар Рафаил Касыймов, Нур Даутов, Заһир Исмәгыйлев пьесаларын башкардылар.

Исегезгә төшерәбез, «Җилкән» телеконкурсы «Тамыр» балалар-үсмерләр телеканалы тарафыннан "Мәдәният" гомумдәүләт проектлары программасы кысаларында Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Ул Русия Президенты игълан иткән Педагог һәм остаз елына багышланды.

Конкурсның сайлап алу турына 136 гариза килде. Конкурс турына 47 музыкант үтте. Бер ай дәвамында һәр якшәмбе кичендә БСТ һәм "Тамыр" каналлары эфирында «Җилкән» телеконкурсын бөтен республика карады.
Аларны мәртәбәле жюри бәяләде һәм дүрт номинациядә җиңүчеләрне билгеләде. Алар арасыннан киләчәктә республика данын яклардай билгеле музыкантлар үсеп чыгар дип өметләник.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас