

Балалар бакчаларын модернизацияләү — проектның эш юнәлешләренең берсе. Шушы көннәрдә Уфада балалар бакчаларын модернизацияләүне республика буенча Баш федераль инспектор үзе тикшерде. Ике мәктәпкәчә учреждениедә урыннар саны арттырылган. Бу эш Русия Мәгариф министрлыгы белән Башкортстан хакимияте арасында килешү кысаларында башкарылган.
Федераль инспекторга бакчада эшләрнең ничек булуы турында балалар үзләре дә сөйләде. Берәүләр, сабыйларча, төркемдәшләренең тәртибен үзгәртүне сорады, икенчеләре мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендәге җиһазлар белән мактанды. Мәктәпкәчә учреждение территорияләрен ел саен яңартып торалар. Сабыйларны савыктыру да планлаштырыла.
— Киләчәктә без балаларга тозлы шахта ясарга планлаштырабыз, бу аларның сәламәтлеген яхшырту һәм ата-аналарга җиңелрәк булсын өчен кирәк, — ди 144нче балалар бакчасы мөдире Зилә Гыйльманова.
Моннан берничә ел элек бакчада урыннар саны да арттырдылган. Объект федераль контрольдә. Мәктәпкәчә учреждениеләрне файдаланылмый торган биналар исәбенә дә киңәйтәләр.
— Биредә элек мәктәптә кирәк булмаган көндезге стационар иде. Безнең балалар бакчасына өстәмә төркемнәр ачарга кирәк булгач, аларны файдаландык. Әлеге программа кысаларында булдырылган өстәмә ике төркем бик уңайлы һәм иркен, безгә монда бик ошый, — ди 324нче балалар бакчасы мөдире Елена Трепачева.
Ләйсән Якупова фотосы.