+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Дәүләт ярдәме рентабельлелекне арттыра

Башкортстанның төбәк лизинг компаниясе «Амкодор-Агыйдел» җәмгыяте компаниясенә Д-Бокс сериясенең металл өслекләрен чистарту җайланмасын сатып алуга финанс ярдәме күрсәтте.

Дәүләт ярдәме рентабельлелекне арттыраДәүләт ярдәме рентабельлелекне арттыра
Дәүләт ярдәме рентабельлелекне арттыра

Финанслауның гомум суммасы 27 млн. сум тәшкил итте. Яңа җиһазлар предприятиегә тулы цикллы технология төзергә мөмкинлек бирәчәк, бу чыгымнарны киметүгә һәм рентабельлелекне 5 процентка күтәрүгә ярдәм итә. Ә проектның үзен Башкортстан территориясендә тормышка ашыру быел ук - 65, ә киләсе елда 85 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

- Ташламалы лизинг механизмы Башкортстанда кирәк. Ул «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм үз эшен киңәйтергә, яки төп чараларны модернизацияләүгә планлаштыручы кече һәм урта бизнес предприятиеләренең чыгымнарын киметүгә юнәлтелгән, - дип шәрехләде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас