

Проектның масштабы бөтен илне диярлек колачлый, анда Русиянең 84 субъекты (Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш) һәм 105 шәһәр агломерациясе катнаша.
Шушы көннәрдә Башкортстан җәмәгатьчеләре “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Салаваттагы 9 участокны ремонтлауның сыйфатын тикшерде.
Быел биредә Төзүчеләр, Беренче май, Островский, Пархоменко урамнарында, Зәки Вәлиди проспекты һәм Матросов бульварындагы участокларга ремонт ясалган. Ремонтланган участокларның гомум озынлыгы 6,4 километр тәшкил иткән. Бу күрсәткеч, 2022 елдагыга караганда, 1,5 километрга күбрәк.
- Бу участокларда подрядчылар машина юлларын һәм тротуарларны асфальтлады, борт ташларын алмаштырды, - ди шәһәр хакимиятенең шәһәр хуҗалыгы идарәсе башлыгы Салават Шәйдуллин.
Тикшерү барышында җәмәгатьчеләр кайбер җитешсезлекләрне ачыклаган. Әйтик, җәмәгать транспорты тукталышында бордюрлар тәбәшәгрәк, кайбер участокларда юл билгеләре, ясалма тигезсезлек юк. Шулай ук кайбер юл билгеләре дәүләт стандарты таләпләренә туры килми.
Подрядчы кыска вакыт эчендә җитешсезлекләрне төзәтергә планлаштыра.
Ләйсән Якупова фотосы.