+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Шатлыкның чиге юк

Президент Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларынд Башкортстанда агымдагы елда 123 торак пункт төзекләндерелгән.

Шатлыкның чиге юкШатлыкның чиге юк
Шатлыкның чиге юк
Алар арасында Салават районының Малояз авылы үзәге дә бар. Бу урын 12 ел дәвамында ташландык хәлдә булган, ә хәзер монда балалар уйный һәм өлкәннәр ял итә ала. Территориядә тренажер зонасы белән спорт мәйданчыгы, балалар өчен уен формалары белән балалар мәйданчыгы, шулай ук киңкүләм чаралар үткәрү өчен мәйданчык барлыкка килде.

Ә бер ел элек Малоязда шул ук гомумдәүләт проекты кысаларында Көньяк-көнчыгыш микрорайонында парк ачылды.

Стәрлебаш район үзәгендә Ленин урамындагы 1нче урта мәктәп янында җәяүлеләр өчен урын ремонтланган: яңа койма куелган, аның янында тротуар һәм билгеләр белән автостоянка төзелгән. Подрядчы контрактны намус белән үтәде, дип билгеләп үттеләр район хакимиятендә.

Югары Тәтешле авылында яшәүчеләрнең хәзер актив җәяү һәм велосипедта йөрү өчен үз "Сәламәтлек сукмагы" бар. Яңа зона элек таркалган берничә участокны берләштерә. Подрядчы оешма, контракт нигезендә, территорияне чистарту үткәрә, юлларны ремонтлый, яктырта, бордюрлар ясый. Шулай ук белгечләр эскәмияләр куйган. Төзекләндерелгән "Сәламәтлек сукмагы" велосипедчыларны һәм җәяүлеләрне автомобиль агымыннан саклаячак.

Гомумдәүләт проектны гамәлгә ашыруда төп моментларның берсе төбәк халкының катнашы булды. Алар үзләре тавыш бирү юлы белән төзекләндерү проектларының берсен сайларга тиеш.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас