Кушнаренко авылы укытучылары “Заманча белем бирүне үстерү векторлары: финанс грамоталылыгыннан финанс мәдәниятенә” дигән фәнни-гамәли конференциядә катнашты.
Уфада Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында Кушнаренко авылы гимназиясеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Гөлназ Мостафина һәм Иске Кормаш авылы мәктәбеннән Илмира Сафина «Заманча белем бирүне үстерү векторлары: финанс грамоталылыгыннан финанс мәдәниятенә” дигән X Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.
Мәгарифне үстерү институтының гомуми һәм һөнәри белем бирү системасының финанс грамоталылыгы буенча Уфа төбәк методик үзәге, Мәгариф һәм фән, Финанс министрлыклары, Русия Үзәк банкының Урал баш идарәсенең Башкортстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе чараны оештыручылар булды.
Укытучылар педагогик хезмәткәрләр өчен «Укучыларның финанс мәдәниятен формалаштыруда дәрестән тыш эшчәнлек” секциясендә катнашты. Илмира Сафина, уңышлы чыгыш ясап, “Эш тәҗрибәсен логик яктан күрсәткән өчен” номинациясендә 1нче урынны яулады. Гөлназ Мостафина «Финанс грамоталылыгы дәресләрендә коучинг технологиясен куллану» темасына чыгыш ясады һәм «Финанс грамоталылыгын укытуда яңа технологияләр» номинациясендә 3нче урынны алды.
Фото: contenta.info