+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Бөре районында яңа модульле ФАП ачылды

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында Бөре районы Бикморза авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде.

Бөре районында яңа модульле ФАП ачылдыБөре районында яңа модульле ФАП ачылды
Бөре районында яңа модульле ФАП ачылды

Бина стандартлар нигезендә җиһазландырылган, биредә кичектергесез, планлы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен бөтен кирәкле әйберләр бар, коммуникацияләр тоташтырылган, салкын һәм кайнар су белән тәэмин ителгән, электр үткәрелгән. Хәзерге бинада күзәтү һәм процедура-прививка кабинеты, көтү урыны, санузел һәм гардероб бар. Заманча бинада Лилия Акатьева кабул итәчәк. Фельдшер бу торак пунктында быелдан эшли.

Биредә беренчел медицина-санитария ярдәмен Бикморза, Симкино, Новопетрово авылларында яшәүчеләр алачак, аларның гомум саны 367 кеше тәшкил итә.

- Бинада диспансерлауның беренче этабын үткәрү, кичектергесез ярдәм һәм амбулатор кабул итү өчен кирәкле җиһазлар бар. Хәзер пациентлар уңайлы шартларда медицина ярдәме алачак, - дип билгеләде Бөре үзәк район дәваханәсе баш табибы Айдар Хаматов.

Фото: srk.nationalpriority. ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас