+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Медицина сыйныфы укучылары БДМУда булды

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Һәр баланың уңышы» проекты кысаларында Салават шәһәре 8нче лицееның 10нчы медицина сыйныфы укучылары Башкортстан дәүләт медицина университетында булды.

Медицина сыйныфы укучылары БДМУда булдыМедицина сыйныфы укучылары БДМУда булды
Медицина сыйныфы укучылары БДМУда булды
Медицина сыйныфы университетның предуниверсарие булып тора, һәм имзаланган килешү нигезендә укучылар мастер-классларда, олимпиадаларда катнаша, университетның структур бүлекчәләре белән таныша. Укучылар мультипрофиль аккредитация-симуляция үзәгендә булды. Үзәк җитәкчесе Рамил Мәгафуров балалар белән әңгәмә корды, үзенең тормыш һәм һөнәри тәҗрибәсе турында сөйләде, үзәкнең эше белән таныштырды, манекеннарда һәм симуляторларда табибларны укыту һәм әзерләү турында сөйләде, мастер-класс үткәрде.

"БДМУда булу, медицина атмосферасын тоеп, киләчәккә максат кую һәм күп нәрсәне аңлау мөмкинлегенә бик шатмын. Бу көн онытылмаслык, бик кызыклы булды", - дип билгеләп үтте медицина сыйныфы укучысы Иван Трифонов.

Фото: srk.nationalpriority. ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас