+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Беренче координацион киңәшмә безнең республикада үтә

Бүген, 1 декабрьдә, Уфаның «Торатау» Конгресс-холында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия төбәкләре икътисады министрлары белән беренче Федераль координация киңәшмәсендә катнашты. Аны илнең икътисади үсеш министры Максим Решетников үткәрде.

Беренче координацион киңәшмә безнең республикада үтәБеренче координацион киңәшмә безнең республикада үтә
Беренче координацион киңәшмә безнең республикада үтә
Көн тәртибендә - территорияләрне социаль-икътисади үстерү, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, инвестицион сәясәт, тышкы икътисади эшчәнлек һәм төбәкләргә федераль ярдәм күрсәтү инструментларын камилләштерү, гомумдәүләт проектларның күрсәткечләренә ирешү мәсьәләләре.

Киңәшмәнең эшлекле программасы 2 декабрьгә кадәр Русия Икътисади үсеш министрлыгының киңәйтелгән делегациясе, Федерация Советы һәм Дәүләт думасы вәкилләре, ил төбәкләренең икътисад министрлары катнашлыгында уза. Уфага Русия Федерациясенең 80 субъектыннан барлыгы 150дән артык делегат килде.

Эш башланыр алдыннан Максим Решетников һәм Радий Хәбиров «Торатау» Конгресс-холл фойесында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Экспозициядә Башкортстанның һәм илнең кайбер төбәкләренең перспективалы инвестиция проектлары һәм казанышлары тәкъдим ителде.

Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, республиканың икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәт министры Рөстәм Моратов Урал аръягы территориясендә Сибай – Подольск – Новорудная тимер юлын төзү буенча масштаблы инфраструктура инвестиция проекты турында сөйләде. Ул Чиләбе тимер юл узелын бушатырга һәм Казахстанга юлны 250 чакрымга кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа тармак буенча ташуның потенциаль күләме елына 14 миллион тонна тәшкил итә. Проект эшләрен киләсе елда ук башларга планлаштыралар.

Бу проект та ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Күргәзмәне караган вакытта Максим Решетников Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзүнең нинди стадиядә булуын сорады. Радий Хәбиров эшләрнең соңгы этабында булуын билгеләп үтте. Яңа транспорт коридоры буенча автомобильләр хәрәкәте 2024 елның гыйнварында ачылырга тиеш.

Республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева төбәкнең экспорт потенциалы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан Якын Көнчыгыш һәм Азия илләрендә яңа сату базарларын актив үзләштерә. Соңгы ике елда тышкы сәүдә әйләнеше 40 процентка арткан.

Координация киңәшмәсендә региональ дәрәҗәдә икътисади үсешнең төп бурычлары, Русия Икътисади үсеш министрлыгы белән хезмәттәшлек итү һәм төрле тармакларга һәм проектларга ярдәм итү, федераль программаларында катнашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Максим Решетников киңәшмәне оештырган өчен республика җитәкчелегенә һәм шәхсән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт белдерде. Министр үз чыгышында стратегик үсеш мәсьәләләренә игътибар итте.

- Русия Президенты озак вакытлы икътисади үсешне тәэмин итү бурычын куйды. Һәм, әлбәттә, ул күп очракта төбәкләрнең эшенә бәйле булачак, – диде Максим Решетников.

Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы, сүз кулланучылар базарына юнәлтелгән тармакларны үстерү турында бара,идип аңлатты, болар – автопром, җиңел сәнәгать, туризм, агросәнәгать комплексы өлкәләре. Шул ук вакытта инвесторлар белән сыйфатлы эшләү һәм фәнни-технологик казанышларны алга сөрү мөһим.

Максим Решетников урындагы икътисади үсешкә ярдәм итүче федераль ярдәм чараларына аерым игътибар бирде. Аерым алганда, сүз инвестицияләргә салым ташламалары, инфраструктура бюджет кредитлары, модульле кунакханәләр төзүне субсидияләү һәм эре кунакханәләргә ташламалы кредит бирү турында бара.

Башкортстан Башлыгы киңәшмәдә катнашучыларны сәламләде һәм нәтиҗәле уртак эш өчен Русия Икътисади үсеш министрлыгы командасына рәхмәт белдерде.

- Беренче координацион киңәшмәнең безнең республикада узуына бик шатмын. Бу мөһим чараны кабул итү - безнең өчен зур мәртәбә, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Илнең Икътисади үсеш министрлыгының актив командасына рәхмәт белдерәсем килә. Без заманча шартларда тармакларның стратегик үсешенә ярдәм итүче чараларның киң спектры өчен бик рәхмәтле. Яңа федераль программаларда да катнашачакбыз.

Фото: Башкортстан Башлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас